ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар почтада йорт хайваннарын талпан тешләүдән иминиятләштерә ала
Иминлек
  • 22 Апрель 2026 - 08:05
  • Караулар: 7

Быелдан башлап республиканың барлык почта бүлекчәләрендә этләрне һәм мәчеләрне талпан тешләүдән иминиятләштерергә мөмкин. Иминият программасы «Хайваннар өчен антиталпан» дип атала.

Иминият яклавы кирәкле ветеринария чараларының тулы исемлеген үз эченә ала: талпан тешләгәннән соң хайванны карау, клиникада талпанны алу, авыруларны диагностикалау, шулай ук алга таба дәвалау. Түләүне алу өчен иминият компаниясенә ветклиникадан расланган документлар, хезмәтләр өчен түләү турында чеклар һәм банк реквизитлары җибәрү дә җитә.

Әгәр хайван талпан тешләве аркасында авырса, шул исәптән пироплазмоз (бабезиоз), эрлихиоз, боррелиоз, анаплазмоз яки энцефалит кебек куркыныч инфекцияләр барлыкка килсә, дәвалау һәм диагностика өчен түләү 25 000 сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^