ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар фашист концлагерьлары тоткыннары янына барды
Озын гомерле якташыбыз
  • 13 Апрель 2026 - 16:00
  • Караулар: 193

11 апрель - Халыкара фашист концлагерь тоткыннарын азат итү көне. Бу көнне концлагерьлар тәмугыннан узган, якыннарын югалткан һәм сынмаган кешеләрне искә алалар. Түбән Кама районында бүген ул дәһшәтле елларның нибары ике шаһиты - Анна Газизова һәм Альбина Дыранова яши.

Непокорённые: нижнекамцы навестили узниц фашистских концлагерей

Анна Газизованың балачагы оккупациядә уза. Ул 1942 елның февралендә туган. Аның әнисе кечкенә улы белән ялгыз кала, өйгә немецлар килеп кергәндә, ул кызы тууын көтә торган була. «Безне үтерерләр дип уйлаган идек, ләкин алар киттеләр. Могҗиза белән исән калдык», — дип искә ала ул. Бүген аңа үзләренең ихтирамнарын һәм ярдәмнәрен белдерү өчен ТИҮ советлары вәкилләре һәм яшь армиячеләр килделәр.

Альбина Павловна Рейх солдатлары өчен кан алган балалар, вәхши экспериментлар турындагы истәлекләре белән уртаклашты.  Бүген аның янына 37 нче микрорайон ТИҮ рәисе Рәхилә Корбангалиева һәм 19 нчы мәктәп укучылары килде.

Непокорённые: нижнекамцы навестили узниц фашистских концлагерей

Ныклыгы һәм Ватанга тугрылыгы өчен Альбина Павловна «Непокоренные» медале белән бүләкләнгән, бу аның өчен иң югары бүләк булган. Ветеран яшьләргә: «Без сезгә өметләнәбез. Беренче чиратта үзегезне яратыгыз, ә аннары - башкаларны. Җирдәге тынычлыкны саклагыз!» - диде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^