«Эшлекле дүшәмбе»дә Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова киләсе уку елына Түбән Кама балалар бакчаларын туплау планнары һәм үзенчәлекләре турында сөйләде.
Бүгенге көндә районда 95 балалар бакчасы эшли, аларга 13 меңнән артык сабый йөри. Быел 2822 бала мәктәпкә бара, ә алар урынына яңа тәрбияләнүчеләр киләчәк. 2026-2027 уку елында төрле яшьтәге балалар өчен 2966 урын булдырылыр дип фаразлана.
Күпчелек балалар бакчалары биш көнлек эш атнасында балаларның 12 сәгатьлек тору режимында эшли. Әмма, ата-аналар соравы буенча, идарә эшне оештыруның яңа формаларын кертүне дәвам итә. Агымдагы уку елы башыннан Түбән Камадагы 7 нче һәм Кама Аланындагы 5 нче мәктәпкәчә учреждениеләр 6 көнлек эш режимына күчте.

