ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин Ватанны саклаучылар көне белән котлады
Айдар Метшин
  • 23 Февраль 2025 - 15:50
  • Караулар: 71

Хөрмәтле Ватанны саклаучылар, кадерле дуслар!

Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Әлеге көн Ватаныбызны саклаучылар батырлыгы, тынычлык, илебез иминлеге өчен көчләрен һәм гомерләрен биргән йөзләрчә мең ир-ат һәм хатын-кыз турында иискә төшерә.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерәбез. Аларның батырлыгы бүгенге көндә Ватанга фидакарь хезмәт итүнең ачык үрнәге булып тора. Сез безнең суверенлыгыбызны һәм халкыбызның традицион кыйммәтләрен, илебезнең киләчәген саклап, алдынгы сафларда торасыз.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә чиксез ихтирамыбызны да буыннан-буынга тапшырабыз. Нацизм явызлыгына каршы торучы җиңүчеләр буыны безнең барыбыз өчен дә Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге булып тора.

Бурыч, хезмәт, намус – ул безнең йөрәкләрдә чагыла торган мөһим төшенчәләр. Алар россиялеләрнең киләчәк буыннары өчен кыйммәтләр ориентирлары булсын өчен барысын да эшләячәкбез. Бу көн үткәннәрне искә алу белән генә түгел, киләчәккә өмет белән дә билгеләп үтелсен иде.

РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^