Түбән Каманың 38 нче лицеенда атаклы педагог, гуманлы педагогика концепциясен эшләүче Шалва Александрович Амонашвили белән очрашу булды. Чарага Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы һәм Зәйдән 350 гә якын укытучы килде. Игътибар үзәгендә гуманлы педагогика принципларын кертү буенча инновацион мәйданчык эшчәнлегендә укытучының роле турында сөйләшү булды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова билгеләп үткәнчә, педагоглар өчен мондый останың лекцияләрен ишетү – зур мәртәбә. Ул ассызыклаганча, Түбән Кама хезмәттәшләренең тәҗрибәсе республика дәрәҗәсендә кызыксыну уята, шуңа күрә очрашуга Казан мәгариф идарәсе вәкилләре дә килгән.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев шәһәрдә уздырыла торган семинарлар сериясенең антибуллинг программасын тормышка ашыру белән генә түгел, ә ата-аналар, балалар һәм укытучылар белән системалы эшләү белән дә бәйле булуына игътибар итте. Ул ата-аналарны белем бирү процессыннан читтә калмаска: балаларның фикерләре белән кызыксынырга, мондый очрашулардан соң үз тәэсирләре белән уртаклашырга чакырды.

