ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама табиблары «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә сәфәрдә булды
Сәламәтлек
  • 17 Апрель 2022 - 10:59
  • Караулар: 338

Илнең иң зур предприятиеләренең берсендә булу, нефтехимикларның әйләнә - тирә мохитне саклау турында ничек кайгыртуларын күрү максатыннан, Түбән Кама табиблары «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә сәфәрдә булды.

Экскурсияне «Түбән Кама Нефтехим»ның муниципаль органнар белән эш буенча генераль директор ярдәмчесе Эльвира Долотказина оештырды.

Экскурсия автобуста ук башланды. «Быел «Түбән Кама Нефтехим» үзенең 55 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу - шәһәрнең төп шәһәр төзүче предприятиесе, бүген ул СИБУР компаниясенә керә. Нефть- химия комбинаты төзелеше нәтиҗәсендә, Түбән Кама төзелгән. Бүген «Түбән Кама Нефтехим» зур салым түләүче булып тора. Аның мәйданы 22 кв. километр. Бу - шәһәр эчендәге шәһәр. Биредә 15 меңнән артык кеше эшли, тагын 5 меңе - бүлендек предприятиеләрдә. Моннан тыш, бездә 10,5 мең хезмәт ветераны бар, алар турында да без онытмыйбыз», - дип билгеләп үтте Эльвира Долотказина.


Экскурсия: врачам рассказали о работе предприятия Нижнекамска в области экологии

Ул ассызыклап үткәнчә, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре даими игътибар үзәгендә тора. Соңгы 20 елда предприятие табигатьне саклау чараларына 13 млрд сумнан артык акча юнәлдергән. 2001 елдан башлап, продукция җитештерү 2 тапкырга диярлек арткан, шул ук вакытта һавага зарарлы матдәләр чыгару 47% ка диярлек кимегән. Быел Россия кулланучылар күзәтчелеге һәм «Түбән Кама Нефтехим» арасында табигать саклау чараларына 6 миллиард сумнан артык күләмдә чыгымнар тоту турында килешү имзаланды.

Предприятие территориясенә килгәч, табиблар биредә начар ис булмавына игътибар итте. Һава сыйфатын мониторинг системасы контрольдә тота. Һава пробаларын һәр 20 минут саен биш стационар экологик постта алалар. Анализ нәтиҗәләрен беркем дә яшерми: аларны автомат рәвештә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына җибәрәләр, алар белән шулай ук «Минем Нефтехим» мобиль кушымтасында һәр кеше таныша ала.

Экскурсия: врачам рассказали о работе предприятия Нижнекамска в области экологии

«Түбән Кама Нефтехим» - Татарстанда онлайн режимда дәүләт органнарына атмосфера торышы турында мәгълүмат бирүче бердәнбер предприятие. 2019 елда без күчмә экологик пост алдык. Аның ярдәмендә кайбер торак пунктларда, санитар-саклау зонасы чигендә һаваның сыйфатын күзәтәбез. Түбәнкамалылардан һавада начар исләргә шикаять килсә, оператив рәвештә барабыз, пробалар алабыз. Шуннан соң бу мәгълүматларны Экология министрлыгына тапшырабыз», - дип ассызыклады «Түбән Кама Нефтехим»ның экология буенча җитәкчесе Олег Гришаков.

Экскурсия: врачам рассказали о работе предприятия Нижнекамска в области экологии

Аннары кунаклар ЦГФУ-1 беренче җайланмасына юнәлде, анда 55 ел элек беренче продукция алынган иде. Синтетик каучук заводында киптерү, каучук брикетларын формалаштыру цехында, пластиклар заводында булдылар, факел җайланмасын карадылар.

Сәфәр ахырында табиблар оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Экскурсия: врачам рассказали о работе предприятия Нижнекамска в области экологии

Кемдер бөтенләй башка картинаны күзаллаган икән. «Мин башкача күз алдыма китерә идем. Территориядә һәм цехларда чисталык, тәртип хөкем сөрә, ә экология — ныклы контроль астында. Миңа барысы да бик ошады. Хәзер мин предприятие турында сөйләнгән күп сүзләрнең чынбарлыкка туры килмәвен аңлыйм», - дип билгеләп үтте Алинә Миннәхмәтова.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^