ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Администрация хезмәткәрләре Җирле үзидарә көнен «Күңелле стартлар» белән билгеләп үттеләр
Спорт
  • 17 Апрель 2026 - 18:09
  • Караулар: 10

«СИБУР Арена НК»да берьюлы ике мөһим вакыйгага – Җирле үзидарә көненә һәм шәһәрнең 60 еллыгына багышланган спартакиада узды. «Күңелле старт»та шәһәр һәм район Башкарма комитетларыннан, Түбән Кама муниципаль районы Советыннан, ТИҮС һәм авыл җирлекләреннән сигез команда көч сынашты.

Сотрудники администрации отметили День местного самоуправления «Веселыми стартами»

Сотрудники администрации отметили День местного самоуправления «Веселыми стартами»

Түбән Кама мэры Радмир Беляев хезмәттәшләрен котлады: «Яңа чакырулар, үсеш — болар барысы да бездән энергия һәм бердәмлек таләп итә. Иң мөһиме – кешеләргә хезмәт итү. Сезнең хезмәтегез, фидакарьлегегез һәм чын команда булуыгыз өчен һәркемгә рәхмәт!».

Сотрудники администрации отметили День местного самоуправления «Веселыми стартами»

Сотрудники администрации отметили День местного самоуправления «Веселыми стартами»

Ярышлар йомгаклары буенча спорт казанышлары гына түгел, эш урыннарындагы намуслы хезмәт тә билгеләп үтелде. Бүләкләү тантанасында алдынгы хезмәткәрләр бүләкләргә лаек булдылар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^