ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалыларга изге Рамазан аен уздыру планнары турында сөйләделәр
Җәмгыять
  • 31 Март 2022 - 15:20
  • Караулар: 994
Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов шәһәр һәм район җирлегендә изге Рамазан аен үткәрү турында сөйләде.

1 апрель көнне ястү намазыннан соң, беренче тәравих намазы укылачак, 2 апрель - уразаның беренче көне.

Гадәттәгечә, шәһәр мәчетләрендә күмәк ифтарлар оештырыла. Быел Җәмигъ мәчеттәге ифтарларда 700 кеше катнашачагы фаразлана.

Шәһәрнең «Нур» мәчетендә дә көн саен ифтар ашлары уздыру ниятләнә. Район мәчетләрендә ифтарлар мәхәллә кешеләренең мөмкинлекләреннән чыгып уздырылачак.

Рамазан аенда мәчетләрдә һәр көнне татар һәм рус телләрендә дәресләр үткәреләчәк. Гадәттәгечә, ифтарга килүчеләрне өйләренә илтү өчен, «Рамазан таксие» эшләячәк.

Дела духовные: нижнекамцам рассказали о планах проведения священного месяца Рамазан
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^