Һәр кеше чын «Халык инспекторы» була ала — моның өчен бушлай мобиль кушымта урнаштыру да җитә, аның ярдәмендә юл хәрәкәте, төзекләндерү һәм экология өлкәсендә хокук бозулар турында тиз һәм җиңел генә хәбәр итәргә мөмкин. Кушымтаны RuStore, Google Play һәм App Store аша йөкләп алырга мөмкин. Керү өчен Дәүләт хезмәтләре порталыннан логин һәм пароль кирәк булачак.
Ничек эшли?
- Хокук бозуны теркәгез. Кушымтадагы камера ярдәмендә хокук бозуларның видеосын яки фотосын төшерегез.
- Детальләрне күрсәтегез. Кушымта автомат рәвештә урынны билгеләячәк, ә сезгә хокук бозу категориясен сайларга кирәк булачак.
- Хәбәрне җибәрегез. Сезнең видеоматериал белән мөрәҗәгатегез ЮХИДИ, Административ-техник инспекция яки Татарстан Экология министрлыгына киләчәк.
- Нәтиҗәне күзәтегез. Кушымтада мөрәҗәгатьне карау статусын күзәтергә һәм Сезнең хәбәр буенча нинди карар кабул ителгәнен белергә мөмкин.
Төрле хокук бозуларны теркәп була: газоннарда машина кую, җәяүлене үткәрмәү, кызыл утка чыгу, тукталыш сызыгыннан узу, каеш такмау. Кайбер мөрәҗәгатьләр өчен акчалата бүләк каралган.
Әйдәгез бергәләп Түбән Каманы хокук тәртибе һәм машина йөртү культурасы үрнәге итик!

