2026 елда тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны югары дәрәҗәдә оештырны тәэмин итү ТР Үзәк сайлау комиссиясе эшчәнлегендә төп вакыйга булачак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларының 117 нче утырышында белдерде.
Аның сүзләренчә, РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерлек чорында территориаль сайлау комиссияләренең яңартылган составы мөһим роль уйнаячак. Республикада 65 территориаль сайлау комиссиясе төзелгән - һәрберсендә рәисләр билгеләнгән. Шулай ук яңа составларга 2029 елда ТР Дәүләт Советы депутатларын, 2030 елда Россия Президентын һәм Татарстан Рәисен сайлауларын оештырырга кирәк булачак.

