Кече Ерыклы авылында үзенчәлекле чара — керәшеннәрнең традицион «Олы көн» бәйрәме узды. Түбән Каманың керәшен җәмгыяте ярдәме белән оештырылган бәйрәм җирле халыкны гына түгел, шәһәр кунакларын да җыйды, алар өчен бушлай автобус трансферы каралган иде.

Кунакларга сәламләү сүзе белән Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина мөрәҗәгать итте: «Менә инде өченче ел районыбыз авылларында Пасха бәйрәме уза. Бу традициянең үзләштерелүенә бик шатмын, чөнки нәкъ менә авыл җирлегендә мондый чараларның үзгә рухы, үз тавышы бар!»
Бәйрәм бик матур рухта узды. Кунаклар өчен иҗади остаханәләр эшләде, анда керәшен мәдәнияте һәм һөнәрчелеге белән танышырга мөмкин иде. Балалар һәм өлкәннәр бик теләп Пасха уеннарында катнаштылар, традицион ризыклардан авыз иттеләр.
Бәйрәм концерт белән тәмамланды. Сәхнәдә керәшен ансамбльләре чыгыш ясады, алар тамашачыларны халык җырлары һәм биюләре белән сөендерде.

