ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама укучылары «ясалма интеллект» белән танышты
Цифрлаштыру елы - 2022
  • 27 Декабрь 2022 - 12:10
  • Караулар: 200

Цифрлаштыру елы һәм «Сан дәресе» республика программасы кысаларында, Түбән Кама укучылары «ясалма интеллект» белән таныштылар.

15нче мәктәп укучылары тематик «Цифрлар» да яшәү өчен болыт сервислары, мондый технологияләрнең өстенлекләре, аларны куллану өлкәсе һәм ИТ-өлкә белән бәйле башка бик күп нәрсәләр турында белделәр.

Йомгаклау дәресе Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илназ Мөхәммәтҗанов, Түбән Кама мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов катнашында узды.


Дәрес ахырында балалар  үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, хакимият вәкилләре белән ачык форматта аралаштылар.


Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ел дәвамында Түбән Камада спикерлар һәм шәһәр мәктәпләре укытучылары катнашында 3006 «Сан дәресе» үткәрелде.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^