ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Республика клиник онкология диспансеры филиалының баш табибы билгеләнде
Сәламәтлек
  • 20 Апрель 2026 - 09:00
  • Караулар: 56

Бүген «Эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Камадагы Республика клиник онкология диспансеры филиалы җитәкчесен тәкъдим иттеләр. Ул Андреев Александр Эдуардович булды.

Александр Эдуардович — яшь, әмма тәҗрибәле белгеч. Тумышы белән ул Удмуртиядән, Ижевск дәүләт медицина академиясен тәмамлаган, әмма үзенең һөнәри карьерасын нәкъ менә Түбән Камада төзергә карар кылган. Шәһәрдә эшләгән елларында ул табиб-онкологтан поликлиника хезмәте җитәкчесенә кадәр юл үтә. 2024 елда Александр Андреев «медицинада куркынычсызлык» программасы буенча укыган һәм республиканың кадрлар резервына сайлап алынган.

В Нижнекамске назначен главный врач филиала РКОД

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников: «Александр Эдуардович безнең районда паллиатив ярдәмне үстерү башлангычында торды. Бөтенроссия конференцияләрендә чыгыш ясады, студентларга һәм хезмәттәшләренә лекцияләр укый», - дип җиткерде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^