ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Балалар шәһәр хастаханәсе стационарына капиталь ремонт 99 процентка башкарылган
Илкүләм проектлар
  • 09 Ноябрь 2024 - 10:03
  • Караулар: 59

Түбән Кама балалар район хастаханәсенең перинаталь үзәкле стационарын капиталь ремонтлау тәмамланып килә. Объектта эшләр 99% ка башкарылган. Бу хакта обход вакытында Түбән Кама муниципаль районының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев җиткерде.

Төзүчеләргә кабул итү-диагностика бүлегенә керү юлларын гына җиһазландырасы калган. «Кабул итү-диагностика бүлеге ашыгыч ярдәм күрсәтә. Биредә кискен кичектергесез авыруларны маршрутлаштыру һәм пациентларны планлы рәвештә хастаханәгә салу каралган. Белгечләрнең барлык кабинетлары да беренче катта урнашкан. Ниһаять, балаларыбызга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар булдырыла», - дип билгеләде Мерясев.

Аның сүзләренчә, эшләр ай ахырына тәмамланачак. Район балалар хастаханәсенә капиталь ремонт 2021 елдан башлап этаплап үткәрелә. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча дүрт этапны финанслауның гомуми күләме 889 млн сум тәшкил иткән.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^