Шәһәр социаль челтәрләрендә предприятиеләрнең берсендә булган вакыйгадан соң эчә торган суның агулануы турында хәбәрләр барлыкка килде. Шәһәр җитәкчелеге халыкның борчылуын аңлый һәм сәламәтлеккә бернинди дә куркыныч янамый, дип хәбәр итә. Суның эчәргә яраксызлануы турындагы бөтен мәгълүмат — ялган.
«СОВ-НКНХ» АҖ директоры Александр Гнеденков су чистарту станциясенең штат режимында эшләвен раслады. Су Кама елгасыннан алына һәм технология белән сыйфатны бозмыйча биш баскычлы чистарту уза. Су шәһәргә һәм сәнәгать объектларына график буенча бирелә, тулысынча СанПиН таләпләренә туры килә.
Станциядә аккредитацияләнгән лаборатория эшли, анда көн саен 30 лап анализ ясала. Килеп чыккан очрактан соң өстәмә мониторинг үткәрелде. Санитария нормаларыннан тайпылышлар табылмады. Суда химик элементларның микъдары норма чикләрендә, куркыныч катышмалар табылмаган.
Моннан тыш, белгечләр сәгать саен суда хлор дәрәҗәсен тикшерә, ә айга бер тапкыр – металларны спектофотометр ярдәмендә. Барысы да норма чикләрендә, мәгълүматлар даими рәвештә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә тапшырыла.

