Түбән Кама шәһәр прокуратурасы районның контроль-хисап палатасы һәм коррупциягә каршы көрәш буенча башлык ярдәмчесе белән берлектә 6 нчы балалар музыка мәктәбендә коррупциягә каршы закон таләпләрен бозуны ачыклаган.
Мәктәп директорының фиктив рәвештә урнашкан туганы өчен даими акча алуы ачыкланган. Шул рәвешле ул 847 мең сум үзләштергән. Бу факт буенча «Мошенниклык» һәм «Вазыйфаи вәкаләтләрдән файдалану» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Директор ышанычны югалту сәбәпле эштән куылган.

