Түбән Камада Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүчеләргә ярдәм итү акциясе дәвам итә. «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге «Игелекле йөрәкләр» волонтерлар төркеме белән берлектә гигиена чаралары, кием-салым, медикаментлар, азык-төлек һәм судан торган гуманитар ярдәм җыеп тапшырды.
Бер ай эчендә битараф булмаган шәһәрлеләр тонна ярым кирәкле әйберләр җыя алды. Ярдәмнең бер өлеше госпитальләргә җибәреләчәк, калганы тыныч халык арасында бүленәчәк.
Гуманитар йөк башта Казанга төп складка, ә аннары республика колонналары составында — хәзер ярдәмгә аеруча мохтаҗларга юл тотачак.
Изге эшкә һәркем кушыла ала. Җыю пунктлары эшләвен дәвам итә: ярдәмне «Игелекле йөрәкләр» волонтерлар төркеме пунктына (Химиклар пр., 72Б) яисә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегенә (Студентлар ур., 9) алып килергә мөмкин.

