Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев прокуратура вәкилләре һәм җаваплы җитәкчеләр белән берлектә шәһәрдәге яшеренү урыннарын тикшерде. Тикшерү барышында халыктан элек мөрәҗәгатьләр килгән объектларда – «Әйбәт» идарәче компаниясе һәм «Жилье» подвалларында булдылар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча кайбер подвалларның торышы хисапларда күрсәтелгәнгә туры килмәве ачыкланды. «Ашыгыч рәвештә тәртипкә китерергә кирәк булган берничә нокта бар. Идарәче компанияләр хәзер бу мәсьәлә белән шөгыльләнә, даими контрольдә торачакмын. Сүз гади, әмма мәҗбүри шартлар турында бара: керү, яктырту, су, аптечка, утыру мөмкинлеге», – дип билгеләп үтте Радмир Беляев. Ул идарәче компанияләргә куркыныч янаганда подвалларны вакытында ачу өчен җаваплыларны билгеләргә кушты.
Шулай ук кайбер подвалларның төшәргә куркыныч булу яки актив коммуникацияләр булу сәбәпле яшеренү сыйфатында файдаланыла алмавы ачыкланды. Мондый объектлар «кызыл зона»га күчереләчәк һәм потенциаль ышык урыннар исемлегеннән чыгарылачак.
Параллель рәвештә халыкны яшерү өчен мөмкин булган барлык урыннарга инвентаризация алып барыла. Исемлеккә подваллар гына түгел, җир асты паркинглары, сәүдә объектлары, шулай ук социаль учреждениеләр дә кертелгән. Халыкка мәгълүмат җиткерү мәсьәләсе аерым тикшерелде.

