ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 апрельдә Татарстанда көчле яңгыр көтелә
Иминлек
  • 19 Апрель 2026 - 15:11
  • Караулар: 18

20 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә көчле яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан фаразлана.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәшләрен истә тотыгыз.

Томан булганда:

Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын тойсагыз, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен тиешле чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында, автомобильдә хәрәкәт иткәндә, башка полосаларга күчүдән, узып китүләрдән, каршы полосага чыгудан баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан вакытында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Шунысын да истә тотарга кирәк: томан ераклыкны күрсәтми – гадәти араны арттыру, тизлекне киметү яхшы булачак.

Кисәк туктаудан сакланыгыз – кирәк булганда, тизлекне акрынлап киметү зарур. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шул рәвешле артыгыздан хәрәкәт итүче машина йөртүчеләргә кисәтүче сигнал бирерсез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә, машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, шуңа да саклык күрсәтергә кирәк.

Ерак араларга йөрүдән баш тартырга тырышыгыз. Юл начар күренгән очракта, автомобильдә хәрәкәт иткәндә, икенче полосаларга күчүләрдән, башка транспортларны узулардан, каршы як полосага чыгулардан баш тартырга кирәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^