Түбән Камада Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклауга багышланган патриотик чаралар циклы старт ала. Студентлар һәм мәктәп укучылары китап укучылар, рәсемнәр, видеороликлар конкурсларында, шулай ук фәнни-гамәли конференциядә һәм интеллектуаль турнирда катнашырга чакырыла.
Катнашу кагыйдәләре һәм нечкәлекләре В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты сайтында урнаштырылган. Оештыручылар: Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, җирле ветераннар советы һәм университет.

