1 апрельдән Түбән Камада санитар җыештыру һәм төзекләндерү буенча традицион икеайлык старт ала. Бу чорда шәһәр халкы, оешмалар һәм идарәче компанияләр шәһәр ишегалларын, урамнарын һәм җәмәгать киңлекләрен тәртипкә китерә.
Җир участоклары хуҗаларына чүп-чарны, көздән калган яфракларны җыярга, куакларны тәртипкә китерергә, шулай ук территорияне язгы утыртуларга әзерләргә кирәк булачак. Идарәче компанияләр подъездларны, контейнер мәйданчыкларын, балалар һәм спорт зоналарын җыештыру, шулай ук ишегалларында чәчәк бакчалары әзерләү белән шөгыльләнәчәк. Гараж кооперативларына һәм бакча ширкәтләренә аерым игътибар биреләчәк — аларга юлларны, чүп мәйданчыкларын чистартырга һәм санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерергә кирәк. Шәһәр хезмәтләре паркларны, скверларны, юл буйларын, пляжларны һәм су саклау зоналарын тәртипкә китерәчәк.
Шәһәрнең чисталыгы һәм матурлыгы һәр кешенең активлыгына бәйле икәнен онытмыйк: читстарту эшләрендә түбәнкамалылар күбрәк катнашкан саен, безнең шәһәр шулкадәр чистарак һәм уңайлырак булачак.

