ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада торакны файдалануга тапшыру күләме арта: шәһәргә Татарстан төзелеш министры урынбасары килде
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 27 Март 2026 - 08:00
  • Караулар: 69

Түбән Камага эш визиты белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев килде. Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм архитектура буенча урынбасары Рафаэль Игътисамов озатуында кунак коммерцияле торакның берничә төп объектында эш барышы белән танышты.

В Нижнекамске растёт объём ввода жилья: визит замминистра строительства Татарстана

Беренче булып Корабельная урамындагы йортны карап чыктылар, биредә ике торак бина төзелеп беткән. Шәхси эшмәкәр Мостафин бу объектларны май-июнь айларында файдалануга тапшырырга ниятли. Җир өсте парковкалары булуга аерым игътибар бирелде, бу шәһәр халкы өчен фатир сатып алганда мөһим фактор булып тора.

Аннары делегация 45 нче микрорайонда «Евростиль» компанияләр төркеменең 19 катлы торак комплексында булды. 106 фатирлы йортта эшләр график нигезендә алып барыла, файдалануга тапшыру агымдагы елның өченче кварталына билгеләнгән.

В Нижнекамске растёт объём ввода жилья: визит замминистра строительства Татарстана

В Нижнекамске растёт объём ввода жилья: визит замминистра строительства Татарстана

Комиссия шулай ук «Время» торак комплексында булды — 304 фатирлы проектны 2027 елга кулланышка тапшыру планлаштырыла. Биредә фатирлар отделка белән сатылачак, бу яңа күчүчеләр өчен өстәмә өстенлек булачак. 

Комиссия төзелешнең сыйфатын гына тикшереп калмыйча, эшчеләрнең хезмәт шартларына һәм иминлеген саклауга да игътибар бирде. Визитка йомгак ясап, Илшат Гыймаев башкарылган эшләргә югары бәя бирде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^