25 апрельдән Түбән Кама дача тотучылары үз бакчаларына автобусларда барып җитә ала. Сезонлы маршрутлар берьюлы 16 юнәлештә ачыла — автобуслар автовокзалдан, 22 нче микрорайоннан һәм Кама Аланыннан йөреячәк.
Быел маршрутларга 22 автобус чыга. Рейслар 11 октябрьгә кадәр даими йөреячәк. Гражданнарның аерым категорияләре өчен ташламалы йөрү барлык маршрутларда да саклана.

