ТИҮС рәисе Илнара Дәүләтшина «Минем төбәгемнең җирле үзидарә тарихы» бөтенроссия конкурсында 2 урынны яулады. Ярышларда бөтен илдән 1600 кеше катнашты. Бүләкләү Мәскәүдә Россия Дәүләт Думасында узды.
Шулай ук Түбән Каманы Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы кадетлары да тәкъдим итте. Аларның шәһәрнең 60 еллыгына багышланган тикшеренү проектлары 3 урын белән билгеләп үтелде.
Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм аларның казанышлары белән горурланабыз!

