Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусыннан безнең «КОБР-ВОИН» командасы «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының Бөтенроссия финалында катнашты. 14 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшьтәгеләр арасында ярышлар герой-шәһәр Волгоградта узды.
Ике атна дәвамында 96 команда хәрби-тактик уенда, финал көрәштә, шәхси һәм команда сынауларында, шулай ук катнаш маршта көч сынашты.
Катнашучылар бик яхшы физик әзерлек, тактик фикерләү, команда рухы, батырлык һәм ныклык күрсәттеләр.
Ярышлар йомгаклары буенча безнең команда Россиядә иң яхшы унлыкка керде, 6 нчы урынны алды.
Яшьләрне һәм остазларны котлыйбыз! Яңа җиңүләр һәм казанышлар телибез!

