«Эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов урып-җыю кампаниясенең барышы һәм традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләренә әзерлек турында сөйләде.
Бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю 23 июльдә башланды. Бүгенгә 16 035 гектар суктырылган — бу барлык мәйданның 95% ы, кукурузны исәпкә алмаганда.
«Иң яхшы комбайнчы» республика конкурсында Түбән Кама предприятиеләре вәкилләре алда бара:
1 урын – Азат Мөфтахов («Орсис Агро»)
2 урын – Илсур Гайфиев («Орсис Агро»)
3 урын – Владимир Копанев («Прикамский» төбәк-җитештерү комплексы)
Сөт җитештерү күрсәткечләренең артуын күрсәтә. 7 айда 22,9 мең тонна сөт җитештерелгән. Терлек азыгы базасы тулысынча әзерләнгән: 20,7 мең тонна печән, 47,4 мең тонна сенаж һәм 1500 тонна салам әзерләнгән.
12 сентябрьдән Түбән Камада традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт ала, алар шимбә көннәрендә узачак. Ярминкәләрдә Баулы, Ютазы һәм күрше районнардан җирле җитештерүчеләр һәм фермерлар катнашачак.

