Бүген, 27 майда, бөтен дөнья мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр. Түбән Камада бәйрәм чаралары иртә таңнан «Җәмигъ» үзәк мәчетендә башланды, анда дин тотучылар бәйрәм намазы укыды.
Булат хәзрәт Баһаветдинов мәхәллә кешеләрен котлады, Корбан бәйрәме - игелекле эшләр, шәфкатьлелек һәм якыннарыбыз турында кайгырту чоры, дип ассызыклады. Җыелган халыкка җылы сүзләр белән Түбән Кама мэры Радмир Беляев та мөрәҗәгать итте: "Әлеге якты көн безгә шәфкатьлелекнең, игелекле гамәлләрнең, якыннарыбыз турында кайгыртуның һәм үзара ярдәмләшүнең мөһимлеген искә төшерә. Һәр йортта тынычлык, иминлек һәм татулык хөкем сөрсен. Барыгызга да нык сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм бәхет телим".
Оештыручылар әйтүенчә, тантанада бөтен район буенча 6400гә якын кеше катнашкан.

