2026 елның 6 сентябреннән Студентлар урамындагы юл участогында (Корабельная урамы белән боҗрада) ремонт эшләре алып барылу сәбәпле, ике автобус маршрутының хәрәкәт схемалары вакытлыча үзгәрә.
• 1 нче номерлы автобус түбәндәге маршрут буенча йөреячәк: Төзүчеләр пос. – Төзүчеләр пр. – Кама кунакханәсе – Институт тукт. – Төзүчеләр пр. 52 – 44 мкр. тукт. – 45 мкр. тукт. – Лагуна тукталышы һәм алга таба маршрут буенча.
• 59 нчы номерлы автобус түбәндәге маршрут буенча йөреячәк: 2 нче номерлы Шәһәр хастаханәсе – Сөембикә ур. – Тынычлык пр. 73 – Табиев ур. – 44 мкр. тукт. – 45 мкр. тукт. – Студентлар урамы һәм алга таба маршрут буенча.
Җәмәгать транспорты юл эшләре тулысынча тәмамланганчы үзгәртелгән схемалар буенча хәрәкәт итәчәк. Пассажирларны алдан ук үз маршрутларын планлаштырырга сорыйлар. Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

