Авыл хезмәтчәне Гөлфия Яббаровага 90 яшь тулды. Юбилярны котларга Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина һәм ТИҮС рәисе Наталия Шәйхиева килде.
Гөлфия Яббарова Түбән Кама районының Ташлык авылында туа, балачактан авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә башлый. Аның биографиясенең төп этабы Кызыл Чапчак авылы белән бәйле. Анда ул күп еллар дәвамында сыер савучы булып эшли, терлекләр карый.
Озын гомерле ханым хәзерге вакытта Түбән Камадагы Ветераннар йортында яши. Гөлфия Яббарованың туксан еллык тормышы – хезмәт сөючәнлек, игелеклелек һәм сыгылмас ихтыяр белән тулы бер чор ул.

