Рәис Мөҗәһит улы Түбән Камага шәһәр төзелгән елларда ук килә. Аның һөнәри тормышы Түбән Каманың эре предприятиеләре — нефть химиясе комбинаты һәм «Түбән Кама шина» белән бәйле була. Ул күп елларын сәнәгатькә, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык мәсьәләләренә багышлады. Рәис Мөҗәһит улы «Татарстан Республикасының Атказанган химигы» исеменә лаек булды.
«Бүген Түбән Кама - безнең шәһәр белән тыгыз бәйләнгән кеше белән хушлаша. Рәис Мөҗәһит улы Түбән Каманы үз хезмәтләре белән төзегән буыннан иде. Ул Түбән Камага гомеренең күп елларын багышлады, безнең предприятиеләрдә эшләде, үзенең тәҗрибәсен һәм белемнәрен тапшырды.
Тормыш иптәше Разия Нурулла кызының, уллары Илсур Рәис улының, Айдар Рәис улының, Айрат Рәис улының, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Әтине югалту - тормыштагы иң авыр югалтуларның берсе. Авыр кайгыгызны шәхсән үз һәм барлык түбәнкамалылар исеменнән уртаклашам.
Рәис Мөҗәһит улы турындагы якты истәлек аны белгән һәркемнең күңелендә мәңге сакланыр. Ә аның хезмәте, тормыш юлы һәм ул эшләгән барлык яхшылыклары балаларында, оныкларында һәм безнең шәһәрдә яшәвен дәвам итәчәк.
Сабырлык сезгә. Без сезнең кайгыгызны уртаклашабыз», - диде Радмир Беляев.

