Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин төп бурычлар турында фикер алышу һәм киләчәккә планнар билгеләү өчен Түбән Кама медицина җәмәгатьчелеге белән очрашты.
Депутат үз чыгышында аерым игътибар таләп итә торган берничә төп юнәлешне билгеләде: медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру өчен беренчел звеноны ныгыту, диспансеризацияне колачлауны арттыру, йөрәк-кан тамырлары авыруларын, шикәр диабетын, сулыш органнарын һәм башка хроник авыруларны профилактикалау зарурлыгы. Айдар Метшин шулай ук яшь белгечләрне җәлеп итү һәм тәҗрибәле хезмәткәрләр өчен шартлар тудыру кирәклеген ассызыклады.
Медицина хезмәткәрләре үзләрен борчыган сорауларны җиткерделәр. Кадрлар җитмәү темасы иң кискен темаларның берсе булып чыкты. Айдар Метшин яшь белгечләргә ярдәм итү чараларының инде эшләвен раслады. Шулай ук яшь табиблар өчен остазлыкны үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк эшче төркем төзергә тәкъдим итте. Бу эшне Дәүләт Думасы депутаты шәхси контроленә алачак.
Айдар Метшин медицина хезмәткәрләренә очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм, мөмкинлектән файдаланып, Рәис Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылган Татарстанның электрон мактау тактасы лауреатларына сертификатлар тапшырды. Мактау тактасына профессиональлек һәм үз эшенә тугрылык үрнәге булган йөзгә якын табиб эләкте.

