ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Җитештерү масштабы һәм хезмәткәрләр турында кайгырту: Метшин заводчылар белән очрашулар сериясен дәвам итә
Айдар Метшин
  • 22 Май 2026 - 09:09
  • Караулар: 8

 Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Түбән Камада «ТАИФ» предприятиесе хезмәткәрләре белән очрашу уздырды. Анда сәнәгать проектлары, дәүләт программалары һәм завод эшчеләренең көндәлек эшләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, юлларны ремонтлау һәм социаль өлкә мәсьәләләре яңгырады.

 «Җитештерү масштабы һәм хезмәткәрләр турында кайгырту сөендерде. Үзем өчен очрашуда күтәрелгән мәсьәләләрне, аларның Дәүләт Думасында каралган темаларга туры килүен билгеләп үттем», – дип ассызыклады Айдар Метшин.

 Исегезгә төшерәбез, элегрәк Дәүләт Думасы депутаты «Татнефть» хезмәткәрләре, шулай ук мәктәпкәчә һәм мәктәп мәгариф педагоглары белән очрашкан иде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^