ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
KAMA TYRES инженеры инициативасы – илнең топ-100 көчле идеяләре исемлегендә
Табигать һәм без
  • 07 Сентябрь 2026 - 11:20
  • Караулар: 9

KAMA TYRES шин комплексының яшь инженерлар командасы инициативасы РФ Президенты Владимир Путин катнашындагы «Яңа заман өчен көчле идеяләр» VI форумында иң яхшыларның берсе дип танылды! Крауд-платформага барлыгы 48 меңнән артык гариза килгән.

Түбәнкамалыларның «Яшел шина» проекты илнең иң яхшы 100 идеясе исемлегенә кергән. Эшләнмәне «Кама» фәнни-техник үзәге» оешмасының әйдәп баручы инженер-конструкторы Илшат Гыйльметдинов күрсәтте. Ул Россиядә ел саен 1 млн тоннага кадәр хасил була торган иске тәгәрмәч резиналарын экологик калдыксыз утильләштерүгә системалы якын килүне тәкъдим итте.

Концепция биш эзлекле адымнан тора: һәр шинны RFLD-тамга белән җиһазлау, эксплуатациянең дөреслеген контрольдә тоту, бөтен ил буенча җыю пунктларын булдыру, шиннарны берничә циклга торгызу, кыйммәтле компонентларга тулысынча калдыксыз эшкәртү.

Киләчәктә бу модель тормышка ашырылачак һәм аны бөтен Россиягә тиражлау буенча масштаблы эш башкарылачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^