«Түбән Кама химия-технология институты»нда Белем көнен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр. «Түбән Кама химия-технология институты» эшләү елларында 20 меңнән артык инженер чыгарган, аларның күбесе бүген шәһәрнең сәнәгать мәйданчыгында хезмәт куя. Быел студентлар сафын 600 дән артык беренче курс студенты тулыландырды.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев югары уку йортында белгечләр әзерләүнең югары дәрәҗәсен ассызыклады: «Монда иң югары дәрәҗәдәге кадрлар әзерлиләр — алар икътисадның мөһим тармакларына: нефть химиясе һәм газ сәнәгатенә эшкә баралар. Институтның ничек үзгәрүен карагыз: заманча кампуслар, лабораторияләр, предприятие ярдәмендә гамәлгә ашырылган «Сибуринтех» проекты. Сезгә уңышлы укулар телим! Яхшы практика һәм белеме булган кешегә һәрвакыт ихтыяҗ бар».
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Түбән Каманы республиканың химик башкаласы дип атады: «Шәһәрдә ил икътисады флагманнары — алдынгы технологияләр һәм амбициоз планлы предприятиеләр эшли. Монда яшәү, уку һәм ял итү уңайлы. Сезнең төп бурычыгыз - укытучылар биргән белемнәрне 100% ка үзләштерү һәм чыгарылыштан соң шәһәр производстволарына килергә әзер булу. Бүген безнең алда бер максат тора — иң яхшылар һәм максималь конкурентлыкка сәләтле булу».
Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ генераль директоры Марат Фәләхов СИБУР компаниясенең, шәһәр һәм республиканың Түбән Каманы үстерү буенча уртак тырышлыгы турында сөйләде.
Бәйрәм кысаларында «Түбән Кама химия-технология институты» хезмәткәрләрен Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләделәр, шулай ук Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелү турында исем таныклыкларын тапшырдылар.

