ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
11 меңнән артык бала җәйләрен Түбән Кама районы лагерьларында үткәрде
Яшьләр
  • 07 Сентябрь 2026 - 11:18
  • Караулар: 21

2026 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе 11 091 баланы колачлады. Ял биш стационар, биш палаткалы һәм 25 мәктәп яны лагерьлары базасында оештырылган. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе башлыгы Алсу Мамадалиева сөйләде.

Более 11 тысяч детей провели лето в лагерях Нижнекамского района

Балаларның күпчелеге стационар лагерьларда ял иткән – анда 5314 кеше булган. Авыр тормыш хәлендә калган балаларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрдәге балаларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде. Эш моның белән генә тәмамланмый: көзге-кышкы чорда меңгә якын юллама гамәлгә ашырылачак.

Более 11 тысяч детей провели лето в лагерях Нижнекамского района

Түбән Кама районы яшьләр өчен ял итү программасын планлы рәвештә киңәйтә. Республика ярдәме белән биш заманча сафари-тент урнаштыруга 4,6 млн сум акча бүлеп бирелгән. 2027 елга «Кама Артегы» базасында «иярчен лагерь» ачу планлаштырылган.

Төп ял белән беррәттән яшьләр клублары да зур эш башкарды: белгечләр яшь шәһәрлеләр өчен 650 дән артык чара оештырды, анда катнашучыларның гомуми саны 13 меңнән артып китте.

Моннан тыш, җәйге кампания яшүсмерләрне актив эш белән тәэмин итү чоры булды. Түбән Кама штабы аша 681 кеше вакытлыча эш тапкан, ә мәшгульлек үзәге аша мәктәпләрдә 821 яшүсмер эшкә урнашкан.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^