KAMA TYRES шин комплексында РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Айдар Метшин белән очрашу узды. Чарада шулай ук мэр урынбасары Марина Камелина һәм компаниянең генераль директоры Игорь Прокопьев катнашты.
Игорь Прокопьев билгеләп үткәнчә, Россиянең шиннар базарындагы кыенлыкларга карамастан, компания үсеш стратегиясен эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра. Җиһазлар модернизацияләнә, шиннарның яңа модельләрен серияле чыгаруга әзерлек алып барыла. Шулай ук шин комплексы коллектив килешү шартларын тулысынча үти.
Айдар Метшин коллективка заманча шартларда нәтиҗәле эшләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Түбән Кама шинчыларының район һәм республика икътисадына керткән өлешен югары бәяләде.
Чара Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелү турында таныклык тапшыру тантанасы белән тәмамланды. Аларны KAMA TYRES ның 40 тан артык хезмәткәре алды. Җәмәгатьчелек тарафыннан танылган Түбән Кама шинчыларының гомуми саны 170 кә якын.

