ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
СИБУР – көллият һәм техникум студентлары өчен 1 нче номерлы эш бирүче
Сәнәгать
  • 17 Июнь 2026 - 14:31
  • Караулар: 118

СИБУР 2026 елда FutureToday тикшеренүе нигезендә урта махсус уку йортлары студентларының максатчан аудиторияләре арасында иң җәлеп итүчән эш бирүчеләр рейтингында беренче урынны яулады. Компаниянең эш бирүче буларак җәлеп итүчәнлеген 31% респондент бәяләгән – бу рейтингта иң яхшы нәтиҗә. Узган ел белән чагыштырганда СИБУР берьюлы ике позициягә күтәрелде – өченче урыннан беренчегә. Тикшеренүдә бөтен ил буенча 681 көллият һәм техникумнан 19 меңнән артык студент катнашкан.

СИБУР лидерлыгы компаниянең урта һөнәри белем бирүне үстерү һәм «мәктәп – урта һөнәри белем бирү – предприятие» белем бирү траекториясен булдыру буенча системалы эш нәтиҗәсе булды. Бүген көллиятне тәмамлаучылар нефть-газ-химия тармагы өчен кадрларның төп чыганагына әверелә: ике ел элек аларга компаниядә яшь белгечләр яллауның яртысы туры килсә, хәзер бу күрсәткеч 63% ка җитте һәм үсүен дәвам итә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^