Бүген, 7 сентябрьдә, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины, Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Фирдәвис Ханов Актаныш районының Актанышбаш авылында туа. 1978 елда Казан инженерлык-төзелеш институтын тәмамлаганнан соң, ул Түбән Камага шәһәр Советы Башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура эшләре бүлегендә өлкән архитектор вазыйфасына килә.
Фирдәвес Гайнетҗан улы дистә еллар эшләү дәверендә республиканың нефть химиясе башкаласының архитектур йөзен формалаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертте. Ул 60 тан артык әһәмиятле объектның авторы һәм автордашы: автотимер юл вокзалы, «Ильинка» мәдәни-спорт комплексы, Җиңү монументы, Евгений Королев, Николай Лемаев, Габдулла Тукай, Бакый Урманче, сугышчы-интернационалистлар һәйкәлләре, Красный Ключтагы «Родник» ландшафт комплексы, ЗАГС бинасы һәм башкалар.
Хөрмәтле Фирдәвис Гайнетҗанович! Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иминлек, яңа идеяләр өчен илһам һәм озак еллар нәтиҗәле эшчәнлек телибез!

