Түбән Кама муниципаль районының иҗтимагый советы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенә кушылды.
Инициатива кысаларында Түбән Кама шәһәренең күп балалы гаиләләрендәге балаларга 20 мәктәп портфеле тапшырылды. Акция гаиләләргә ярдәм итүгә һәм уку елын уңайлы башлау өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

