ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Корабельная урамыннан Студентлар урамына чыгу юлын ябачаклар
Җәмгыять
  • 01 Сентябрь 2026 - 15:46
  • Караулар: 8

3 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр, инженерлык челтәрләрен ремонтлау сәбәпле, Корабельная урамыннан Студентлар урамына чыгу юлы ябылачак.

Чикләүләр шулай ук Студентлар урамының так ягына кагылачак - хәрәкәт якындагы җәяүлеләр кичүенә кадәр ябык булачак.

Машина йөртүчеләрдән урап узу юлларын алдан сайлап алуларын һәм эш бара торган урынны узганда сак булуларын сорыйбыз.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^