Түбән Камада «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерелгән өч ишегалды ачылды: Тынычлык проспекты 105, 107 һәм 109.
Территория сизелерлек үзгәрде: машина кую урыннары саны артты, юллар һәм тротуарлар ремонтланды, яңа утлар, эскәмияләр урнаштырылды, балалар һәм спорт зоналары төзекләндерелде. Бу уңайдан «Татарстанда җәй» проекты кысаларында ишегалларында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен иҗади номерлар, уен активлыклары һәм мототехника күргәзмәсе белән бәйрәм программасы әзерләнде.
«Әлеге программадан башка ишегалларын шушылай төзекләндерә алмас идек. Төзегән, контрольдә тоткан һәм үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм. Әйдәгез, бу ишегалдын саклыйк, ул озак вакыт шатлык китерсен», - дип ассызыклады шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Шакиров һәм проектта катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

