Кама Аланында «Күрше» конкурсы җиңүчесе проекты кысаларында гамәлгә ашырылган «Каенлы Рәсәй» фестивале узды.
Фестивальне поселок башлыгы урынбасары Татьяна Краснова һәм Түбән Кама муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры урынбасары Гүзәл Хәсәнова ачты. Тантаналы өлештән соң халык уеннары, тематик мастер-класслар, викториналар оештырылды. Кулдан эшләнгән әйберләр ярминкәсе аеруча популяр булды: авторлык бизәкләре, уенчыклар һәм сувенирлар куелган киштәләр янында кунаклар кызыксынып әйберләрне карадылар һәм сайладылар.
«Каенлы Рәсәй» буыннарны берләштерде. Балалар һәм өлкәннәр бергәләп әйлән-бәйлән уйнадылар, халык җырларын башкардылар, җылы истәлекләр белән уртаклаштылар. 24 июльдә проект Кама Аланының Җиңү паркында «Җәйге үләннәр» дигән колоритлы бәйрәм белән дәвам итә.
Чара «Татарстанда җәй» программасы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән уздырыла. Вакыйгалар афишасы leto.tatar сайтында урнаштырылган.

