30 августта шәһәр халкы һәм кунаклары ике мәйданчыкта төп дәүләт бәйрәмнәренең берсен билгеләп үтәчәк.
«Гаилә» паркында 12:00 дән 19:30 га кадәр осталар ярминкәсе була, шулай ук мастер-класслар һәм өстәмә белем бирү фестивале уза. Төп сәхнәдә районның «МИРАС» мәдәният йорты коллективлары чыгыш ясаячак.
Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы барысын да «Смена-2026» Кама китап фестиваленә чакыра. 11:00 сәгатьтән монда авторлар белән очрашулар һәм әдәби дискуссияләр узачак. Иң кызыгы – Түбән Кама-60 юбилей китабын тәкъдир итү булачак.

