ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Ася и волшебные очки» китабы авторы Түбән Кама укучылары белән очрашты
Җәмгыять
  • 05 Июнь 2026 - 13:47
  • Караулар: 10

Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне уңаеннан Түбән Камада танылган экоблогер, язучы һәм рәссам-иллюстратор Анастасия Мицкевич булып китте. Язучы укучыларга үзенең СИБУР ярдәме белән нәшер ителгән «Ася и волшебные очки. Экосекреты и экосоветы» китабын тәкъдим итте, шулай ук үзенчәлекле күзлекләр ясау буенча гадәти булмаган мастер-класска чакырды – Түбән Кама укучыларын иске әйберләргә икенче тормыш бүләк итәргә өйрәтте.

Автор книги «Ася и волшебные очки» встретилась в нижнекамскими школьниками

Балалар авторга үзләренең сорауларын яудырдылар: Ася прототибы кем ул, кайсысы катлаулырак – сюжет уйлап табумы, әллә аларга иллюстрацияләр ясаумы, экология темаларына китаплар язу авырмы һәм башкалар, ә язучы аларның һәрберсенә җентекләп җавап бирде. Аннары автор экологик җаваплылык турында сөйләде һәм «кечкенә эшләр теориясе» белән уртаклашты: теория буенча, һәр кешенең кечкенә генә бер гамәле бер кешенең зур гамәлләренә караганда күбрәк файда китерә.

 



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^