ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама районы экологик икеайлык йомгаклары буенча икенче урынга лаек булды
Табигать һәм без
  • 30 Май 2026 - 15:25
  • Караулар: 48

Санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча Түбән Кама районы Татарстан Республикасы шәһәрләре арасында икенче урынны алды. Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә районыбыз тәртип урнаштырган өчен генә түгел, яшелләндерү буенча җитди эш алып барган өчен дә билгеләп үтелде.

«Бу шәһәр һәм район урамнарының торышына битараф булмаган кешеләрнең, предприятиеләрнең, волонтерларның, иҗтимагый оешмаларның уртак эшенең лаеклы нәтиҗәсе. Санитар-экологик икеайлыкта катнашучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерәм», – дип билгеләп үтте Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^