Түбән Каманың 60 еллыгына «Татнефть» шәһәр китапханәчеләре берләшмәсе белән бергә беренче сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган бүләк — «Н — город возможностей — К» туган якны өйрәнү дәфтәрен әзерләде. Проект «Игелек энергиясе» грант конкурсында җиңүче булды.
Дәфтәр ике дәүләт телендә язылган һәм тере диалог форматында төзелгән: балаларга үзе турында шәһәр үзе сөйли, урамнар, парклар һәм предприятиеләр буйлап сәяхәткә чакыра. Китапта Түбән Кама тарихы һәм беренче төзүчеләр турында хикәяләр генә түгел, ә кроссвордлар, уеннар, бөтен гаилә өчен иҗади биремнәр дә бар.
Басмага шулай ук өстәл уены – бродилка чыгарачаклар. Барысы 1 000 дәфтәр һәм 100 уен комплекты бастырылачак, аларны беренче сыйныф укучыларына белем көненә тапшырачаклар.

