Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү буенча эш төгәлләнеп килә.
Түбән Каманың 2026 елның 31 мартына кадәр учетка баскан күп балалы гаиләләре җир участокларын сайлау процедурасына чакырыла. Ул 21, 25 һәм 26 май көннәрендә Мәктәп бульвары ур., 2А (КФҮ бинасы), 1 кат, актлар залы адресы буенча узачак. Керү опека һәм попечительлек бүлеге аша башкарыла.
Һәр мөрәҗәгать итүчегә «Россия Почтасы» аша заказлы хат, шулай ук «Макс» мессенджерындагы актуаль номерлар буенча аерым хәбәр белән чакыру юлланган.
Кызыксындырган сорауларны 8 (8555) 47-32-40, 8 (8555) 41-91-44 телефоннары аша бирергә мөмкин.

