Түбән Кама аграрийлары өчен яз — киеренке эш вакыты. Шәһәр мэры Радмир Беляев чәчү кампаниясенең ничек баруын белү һәм авыл хезмәтчәннәренә ярдәм итү өчен кырларда булып кайтты.
Сухрау авылында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы агрономнар белән аралашты, планнар һәм агымдагы нәтиҗәләр белән кызыксынды. 214 гектар мәйданда «Скипетр» сортлы көзге бодай үсә инде — уңыш мул булырга вәгъдә итә. Ашламалар кертелгән, алда — өстәмә тукландыру, ә май ахырында игенчеләр терлек азыгы әзерләүгә керешәчәкләр.
Радмир Беляев шул ук предприятиенең 132 гектар мәйдандагы арпа культурасы чәчелгән кырын карап чыкты. Иртәгә игенчеләр кукуруз чәчүгә керешергә уйлыйлар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык чәчүлекләр, узган елдагы кебек үк, үзебезнең орлыклар белән башкарыла.
Агымдагы авыл хуҗалыгы елы бай булырга вәгъдә итә: 14 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыру һәм тырмалау, шулай ук 24 мең гектардан артык мәйданда сабан культураларын чәчү планлаштырыла.

