Түбән Камада 100 Мбит/с кадәр тизлектәге бушлай WI-FI нокталары ачылды. Челтәргә тоташу бик гади: ноутбук яки смартфоннан авторизация узу да җитә.
Зоналар түбәндәге җәмәгать урыннарында барлыкка килде:
• Химиклар пр., 34 (“Аркада”);
• Корабельная ур., 42 ("Сити Центр");
• Сөембикә ур., 7 ("Рамус Молл");
• Гагарин ур., 25 (“Эссен”);
• Менделеев ур., 31А (“Барс”)
• Төзүчеләр пр., 2Ж (Базар капкалары).
Проект МТС компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырылган.

