Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде. Шәһәрнең волонтерлык хәрәкәтләре Түбән Кама муниципаль районы администрациясе белән берлектә 45 тонна күләмендә йөк җыйдылар һәм озатуга әзерләделәр.
Бу юлы Луганск, Старобельск, Донецк һәм Запорожьега медикаментлар белән ике фура һәм бер газель китте. Түбәнкамалылар сугышчыларга блиндажлар төзү өчен төзелеш материаллары, автомобильләр өчен шиннар, шулай ук генераторлар һәм маскировка челтәрләре кебек башка кирәкле әйберләр тапшырдылар.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев бу мөһим эштә катнашучы барлык волонтерларга рәхмәт белдерде: «Без сугышчыларның гаиләләре белән очрашабыз, алар безгә ярдәм өчен рәхмәт белдерәләр. Ярдәм җыючы, йөкләүче һәм җибәрүчеләргә рәхмәт. Барысына да сабырлык һәм көч телибез»

